Китап кунакка чакыра (6+)

Традиция буенча октябрь башында 10 нчы санлы китапханә беренче сыйныфлылар өчен үз ишекләрен ачты һәм 11 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр дәвам иткән экскурсияләргә чакырды. 

книга в гости
10ф.Приглашает книжка в гости.
10ф.«Приглашает книжка в гости»
10ф. Приглашает книжка в гости

Беренче сыйныфлылар гаҗәеп китап шәһәрендә булды, аның урамнары – китап киштәләре рәте, катлары – китап киштәләре, һәр йортның үз исеме. Балалар анда яшәүчеләр – әдәби геройлар белән дә танышты. 

Экскурсия вакытында укучылар кайбер кызыклы фактларны белде – китапханәләр барлыкка килгәнгә 5 меңгә якын ел узган, шәһәр китапханәләрендә китаплар 500 ел элек чылбыр белән бәйләп куелган булган: китапны киштәдән алып укырга мөмкин, әмма үзең белән алып китәргә ярамаган.  

Шуннан соң китапханәче балаларны китапханәнең төп кагыйдәләре белән таныштырды, китапларга карата сакчыл мөнәсәбәт, китапларны сайлап алу һәм абонементта, уку залында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Китапханә хезмәткәре балалар өчен иң кызыклы – музыкаль, иң зур һәм иң кечкенә, гадәти булмаган формадагы, панорама китапларга, уенчык китапларга күзәтү ясады.  

Китапханәнең абонементы белән танышу вакытында балалар киштәләрдә урнашкан күпләгән китапларга соклану катыш гаҗәпләнү белән карады. Бу кадәр күп китапларны әле аларның күргәннәре булмаган икән. 

Укучылар, табышмаклар чишеп һәм «Әкият артыннан әкият» викторинасында әкият персонажлары турында кызык сорауларга җавап биреп, бик күп уңай хис-кичерешләр алды.

Китапханәгә тәүге тапкыр килү беренче сыйныфлыларда зур тәэсир калдырды. Бу балалар китапханәнең даими укучыларына әйләнер дип ышанып калабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: